Әдипләребез
Якташыбыз Хатыйп Миңнегулов "Ел татары -2025" тә бүләкләнде.
Бу көннәрдә Казан Кремлендә “Миллиард.Татар” басмасының “Ел татарлары-2025” премиясен тапшыру тантанасы үтте.
Басма премияне 2022 елдан бирә. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.
Быел “Ел татары-2025” премиясенең “Без булдырабыз!” махсус номинациясендә җиңүчеләр арасында якташыбыз, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе, милли җанлы олпат шәхес Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов та бар. Аны бу бүләк белән чын күңелдән тәбриклибез.
Хатыйп Миңнегулов телебезне, мәдәни мирасыбызны саклауга чиксез өлеш кертә, аның хезмәте бәяләп бетергесез. Без өлкән яшьтә булуына карамастан милләтебезгә хезмәт итүче якташыбыз белән горурланабыз.