Иң актив китап укучыбыз
Казан шәһәренең"Туган авылым" ял комплексында Әниләр марафонының йомгаклау тантанасы узды. "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә, Динара Әхмәт оештырган әлеге чарада Татарстан районнарыннан һәм чит төбәкләрдән #әниләрмарафонының биремнәрен 21 көн буена төгәл итеп үтәп барган, йөздән артык әни чакырылган иде. Безнең авылдан әлеге чарада иң актив китап укучыбыз Гыйльманова Кадрия апа катнашты.