Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

«Әдипнең җылы эзләре буйлап»

Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Әдипнең җылы эзләре буйлап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Сызып ак нур белән» дип аталган , бөек шәхесләребезнең эшчәнлеген яктырткан, авторның фәнни - публицистик мәкаләләре  гади укучылар өчен дә кызыклы булачак. Укучылар игътибарына Мөхәммәт Мәһдиевнең сугыш чоры чынбарлыгын сурәтләгән «Без кырык беренче ел балалары», «Кеше китә җыры кала», «Фронтовиклар» һәм башка әсәрләре тәкъдим ителде. Аның әсәрләрендәге геройлар ихласлыклары, гадилекләре белән укучыны үзенә җәлеп итә. Язучының һәр әсәрендә авыл тормышы,  халкыбызның күркәм йолалары, күңел ачулары искиткеч гүзәл, нәфис тел бизәкләре аша сурәтләнгән. Шуңа күрә  Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре илаһи бер тарту көченә  ия,  китап укучылар аның әсәрләрен кат- кат алып укыйлар.
Сезне дә китапханәдә көтеп калабыз!