Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Китап битләрендә гаилә кыйммәтләре"

Гаилә кеше тормышында мөһим роль уйный. Бары гаиләдә генә без үзебезне чын-чынлап бәхетле, якланган итеп тоябыз, барлык уңышсызлыклар турында онытабыз һәм туганнарыбыз, якын кешеләребез әйләнәсендә аларның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшибез. Ә бу җылы мөнәсәбәтләрне сакларга китап ярдәмгә килә.
Китапханәдә китап укучылар өчен"Китап битләрендә гаилә кыйммәтләре" дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар укучыларга гаилә, аның тормыштагы роле, мөһимлеге турында уйланырга мөмкинлек тудырды.