Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Искә алу кичәсе "Күренекле авылдашыбыз Разим Вәлиуллин”

Кичәне Разим Вәлиуллин сүзләре һәм көе:”Ике авыл-игез туган”җыры белән башлап җибәрдек.Р.Вәлиуллинның җырлары,шигырләрен укыдык.Тормыш юлы турында сеңлесе Гильманова Кадрия апа таныштырып китте.Истәлекләр белән Галлямова Кифая апа,Муртазин Юныс абыйлар чыгыш ясады.Китап күргәзмәсе:”Күренекле авылдашыбыз Разим Вәлиуллин”.Соңгы елларда чыккан китапларына күзәтү ясадым.Р.Вәлиуллин-дистәдән артык шигырь һәм музыка китаплары авторы.Шигьриятендә лирик,философ һәм публицист буларак ачыла.Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә эшли.