Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Туган якка кошлар кайта"

Планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Сармашбаш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Туган якка кошлар кайта" дип исемләнгән уен-викторина узды. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану".Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар.