"Гомер китабынын битләре "
Сармашбаш авыл китапханәсендә күренекле шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Гомер китабынын битләре " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Роберт Әхмәтҗанов - татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган талантлы шагыйрьләрнең берсе. Табигать, туган ил, туган туфрак, бүгенге һәм мәңгелек мотивлар аның иҗатының төп нигезен тәшкил итә. Китап укучылар язучының иҗаты һәм шигырьләре белән кызыксындылар.