"Космос дөньясында" сәяхәт-дәрес
Сармашбаш авыл китапханәсе "Космос дөньясында" сәяхәт-дәрес үткәрде. "Галәм киңлекләре" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, беренче космик очыш, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Укучылар "Космовикторина" интеллектуаль уенында актив катнаштылар.