«Әйдә, юлга җыен, сәламәтлеккә юл тот!»
Бүген Сармашбаш авыл китапханәсендә район китапханәләре арасында уздырылучы «Әйдә, юлга җыен, сәламәтлеккә юл тот!»
дип исемләнгән фестиваль - конкурс үтте. Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга , аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. "Язучылар сәламәт яшәү рәвеше турында ", "Язучылар тормышында спорт ","Көле рухлы язучылар",""СВО батырлары ",СВО батыры әнисе Римма Филипова чыгышы,"Сәламәтлек турында шигырьләр ","Бик файдалы һәм тәмле ризыклар ","Чайная пауза в мире книг" бүлекләрендә китап укучыларыбыз һәм китапханәче бик күп мәгълүматлар бирде. Озак яшәү сере - хәрәкәт бүлегендә авылдашыбыз Нурия апа Сафина үзенең көндәлек эшли торган күнегүләреннән мастер класс күрсәтте. Кичәдә "Табигать витаминнары" һәм Ф. Хөснинең "Кабак" әсәре сәхнәләштереп күрсәтелде.