Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Китап укучылар конференциясе

Кичәгә авылыбызның китап сөюче,авыл тормышына,әдәбиятка битараф булмаган китап укучылар җыелды.Китап күргәзмәсе:”Гүзәл Галләмова иҗаты”.Кичәне авторның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырудан башладым,презентация,буктрейлер  күрсәтелде.Әсәрнең төп герое-китапханәче кыз Саимә чит авылга эшкә килеп,ачы язмышка дучар була:хыянәттә сынала,зур кайгы-хәсрәтләр кичерә.Шулай да ихлас күңелле Саимә язмыш сынауларына күркәм холкы белән җавап бирә,вөҗданына хыянәт итми,үзе булып кала һәм авыл халкының хөрмәтен яулый,гомер көзенә кергәндә,олы мәхәббәтен таба.Конференция азагында  катнашучылар әсәр буенча фикер алыштылар,һәрбер образга характеристика бирделәр