"Әфганстан - йөрәк ярам"
Әфганстан җирендә сугыш тәмамланганга да бик күп еллар узды. Сугыш бетсә дә ярасы мәңгелек йөрәктә калды. Шуңа күрә дә үзләренең тормышларын да аямыйча сугышчан бурычларын үтәгәннәрне без онытырга тиеш түгел.Бу вакыйга безнең ил тарихында зур урын алып тора, ә тарихны белү һәркем өчен кирәк. Китапханәдә "Әфганстан - йөрәк ярам" дип аталган батырлык сәгате узды.