"Туган телем -бөек ана теле"
Китапханәдә "Туган телем - бөек ана теле" дип аталган әдәби кичә узды. "Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәче татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде. "Әйтеп бетер" дигән исем астында мәкальләр әйтелде. Туган тел турында шигырьләр укылды.Кичә ахрында "Туган тел" җырын бергәләп җырладык.