"Ленинград блокадасы битләреннән"
Ленинград блокадасы - Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе.Сармашбаш авыл китапханәсендә "Ленинград блокадасы битләреннән" дип исемләнгән тарихи патриотик сәгать уздырылды. 27 январь - Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне уңаеннан тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучыларга Ленинград блокадасы турында презентация күрсәтелде, сугышның дәһшәтле вакыйгалары - Ленинград блокадасы һәм аны өзү , нәни ленинградлыларның ачлык - ялангачлык белән көрәшүләре һәм башкалар турында сөйләнде.