Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

«Мөдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы»

Ноябрь аенда районыбызда укучыларны китапка, шигърияткә, әдәбиятка тарту максатыннан якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча һәм аның әсәрләренә атап ясалган рәсем һәм кул эшләре бәйгеләре игълан ителгән иде. Шул уңайдан 26 ноябрь көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә, «Мөдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чара барышында М. Әгъләмовның шигырьләре, аның турында истәлекләр яңгырады, бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Кичәдә безнең китап укучыларыбыз 1 нче сыйныф укучысы Аяз Сайфуллин 1 урынны һәм Кадрия Нагимовна , Наилә Назимовналар якташыбызның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп призлы урыннар алдылар.Сезне чын күңелдән җиңүегез белән котлыйбыз!Бәйгедә катнашучыларыма бик зур рәхмәт!