Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Кеше китә - җыры кала.

Авылдашыбыз Разим Вәлиуллин 20 китап, 30 симфония, 150 дән артык җыр, хор һәм камера - инструменталь әсәрләр авторы. Безнең авыл җирлегебездә аның бик эчтәлекле музее бар. Бүген без музейда Әлмәт шәһәреннән килгән Разим абыйның бергә эшләгән хезмәттәшләрен каршы алдык.  Аларны музей белән таныштырдык, соңыннан әңгәмәбез китапханәдә дәвам итте. Кунаклар авылдашыбыз турында бик горурланып сөйләделәр. Кеше китә - җыры кала.