Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

" Мирасыбызны өйрәнүче галим"

Якташыбыз Хатыйп Миңнегулов 1939 елның 12 нче муенда Апач авылында туган. Шул уңайдан китапханәдә " Мирасыбызны өйрәнүче галим" дип аталган китап күргәзмәсе ясалды.
Хатыйп Миңнегулов (12.05.1939) – күренекле галим-педагог, әдәбиятчы, тюрколог, җәмәгать эшлеклесе. Ул күп еллар Казан университетында эшли, күпләгән мәгърифәт, фән, иҗат әһелләренең остазы; төрле телләрдә һәм илләрдә нәшер ителгән меңнән артык хезмәт (шул исәптән 70 кә якын китап) авторы; филология фәннәре докторы, Казан һәм халыкара казакъ-төрек университетларының “шәрәфле профессоры”, академик, фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Язучылар Берлеге әгъзасы, Кол Гали, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди, С.Рәфыйков, Һ.Атласи, Ш.Мәрҗани исемендәге һәм башка күп төрле бүләкләр иясе.