"Күңелләрдә яши Тукай моңы"
Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң бай мирас калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта, Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала. Шушы вакыт эчендә бик күп шигырьләр яза, үзеннән соң бай мирас калдыра.Г. Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы.
Китапханәдә Г. Тукайның туган көненә багышланган "Күңелләрдә яши Тукай моңы" дигән китап күргәзмәсе ясалды. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин. Бүген без Габдулла Тукайның берничә шигырен кычкырып укыдык, тормыш юлы һәм әкиятләрен искә алып видео күрсәтелде.