"Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!"
Сармашбаш авыл китапханәсендә район китапханәләре арасында уздырылучы "Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!"дип исемләнгән фестиваль үтте. Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга , аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Балалар белән "Сәламәт бул!"дип аталган театр күрсәтелде.Балалар флешмоб күрсәтте. Залда "Начар гадәтләрне дус итмә", "Сәламәт яшәү турында укы", "Шифалы үләннәр" турында күргәзмә ясалды һәм аларга аңлатма бирелде. Наилә Назимовна үлән чәйләренең шифасы турында мастер - класс күрсәтте. Балалар бик яратып "Көнгерә","Кем иң төз", "Мәче белән тычкан" уеннарын уйнадылар.