"БИБЛИОНОЧЬ - 2024"
Сармашбаш авыл китапханәсе Гомумроссия "БИБЛИОНОЧЬ - 2024" акциясенә кушылып яшь китап сөючеләрне “Могҗизалар яшәгән җирдә” дип исемләнгән кызыклы чаралар белән әдәби кичә үткәрде. Гаилә елында акциянең темасы – «Гаилә белән укыйбыз»дип аталды. Кичә программасы “Остазлык – шәхесләр мисалында” дигән очрашу белән башланды. Китап укырга яратучы апаларыбызны яңа кайткан китаплар белән таныштырдык. Алар балаларга китап белән дус булсагыз күп яңалыклар белән танышырсыз дигән төпле фикерләрен әйттеләр. Балалар китапханәгә экскурсия ясадылар аннары Камилә Гиниятуллина үзенең яраткан шөгыле – китап уку буенча чыгыш ясап, «Яхшы китап – синең гомерлек дустың» проектын тәкъдим итте, яраткан китаплары һәм авторлары турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
Акциягә килгән барлык кунаклар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.