Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

“Ислам дине һәм аның күркәм йолалары"

10 апрель көнне бөтен мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә.
Китапханәдә “Ислам дине һәм аның күркәм йолалары" исеме астында китап күргәзмәсе ясалып, укучыларга тәкъдим ителде. Ислам дине кешене яхшылыкка, белемгә өнди. Болар барысы да ислам әхлагының нигезен тәшкил итә. Ислам тәрбиясе аерым кешегә, җәмгыятькә һәм дөньяга файда һәм бәхет китерүгә юнәлтелгән. Ислам бер кешене дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күп санлы чакыру, законнар бар. Болар барысы да ислам әхлагының  нигезен тәшкил итәләр. Ислам әхлагы саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау - сәламәт һәм бик көчле була.