Бикә Рәхимова иҗатына багышланган"Якты шигырьләр"
Сармашбаш авыл китапханәсендә
шагыйрә Бикә Рәхимова иҗатына багышланган"Якты шигырьләр" дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Китап укучылар белән китапларына күзәтү ясадык.
Бикә Рәхимова 1939 нчы елның 10 апрелендә Татарстанның Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туа.
Бикә Рәхимова узган гасырның сиксәненче елларында үзенең актив әдәби эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул еллардан хәзергә чаклы аның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре — шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, мәкаләләр шәкелендә «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Ялкын» журналларында урын алып киләләр, аерым китаплары дөнья күрә («Сәрвиназ», «Кырмыскалар өендә», «Ачыл, күңел!», «Урман радиосы», «Иделләр казанында», «Мәрхәмәт», «Җайдак малай»). Шагыйрәнең иҗаты халкыбызның иҗтимагый тормышы хакындагы фәлсәфи-лирик уйланулары белән сугарыла.