"Иң зур байлык-сәламәтлек"
7 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Китапханәдә шул уңайдан "Иң зур байлык-сәламәтлек" дип аталган китап күргәзмәсе ясалды һәм китапларга күзәтү ясадык. Умартачы Юныс Ибраһим улы бал һәм умарта кортларының шифасы турында китап укычыларыбызга бик яхшы киңәшләрен әйтте.
Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә.