Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Туган якка кошлар кайта"

1 апрель – Халыкара кошлар көне.
Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.
Китапханәдә Халыкара кошлар көне уңаеннан "Туган якка кошлар кайта"дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Күчмә һәм кышлаучы кошларны санадык. "Кошлар-безнең дусларыбыз" дип аталган рәсем ясадык. Кошларга җимлекләр ясап элдек.