Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Язганында тарих җиле"

Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Има­мовка 18 мартта 70 яшь тула. Шул уңайдан Сармашбаш авыл китапханәсендә "Язганында тарих җиле"дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде. Китап укучыларыбыз аның иҗаты белән танышты. "Тозлы яра", "Сәет батыр", "Сөләйман солтан","Утлы дала" әсәрләрен укучыларыбыз зур кызыксыну белән укыды.