Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Без наркотикларга каршы!”

"Без наркотикларга каршы!”
Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәтләрнең берсе – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне. 
Әлеге көн уңаеннан китапханәдә “Осторожно! Наркомания!” дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. “Без наркотикларга каршы!” дигән темага әңгәмә узды. Әңгәмә барышында укучыларны кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштырдык, наркоманиянең килеп чыгуы һәм таралу сәбәпләре турында сөйләдек, сәламәтлекнең – зур байлык, ә наркотиклар сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлаттылды. Айдар белән наркотикларга каршы булуны яктырткан рәсемнәр ясадык.