Татарстан Республикасының гербы көне.
7 февраль -Татарстан Республикасының гербы көне.
Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Гербның уртасында канатлы ак барс сүрәте.
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Үз туган илебездә бербөтен булып, иминлектә яшәргә насыйп булсын.