Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

9 декабрь - Ватан Геройлары көне

9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.
Истәлекле дата илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан 2007 елда булдырылды. Ул 1769 елда Изге Георгий Җиңүче ордены булдырылган көнгә туры килә. Бу бүләкне сугышларда аеруча батырлык һәм каһарманлык күрсәткән сугышчылар алган. Батыр кешеләр дип тормышның җитди сорауларын чишәргә сәләтле, рухи яктан көчле затларны атыйлар. Бу сыйфат кешеләрдән тәвәкәллек, чиксез зур ихтыяр көченә ия булуны таләп итә. Бүгенге чарада без батырлар турында, аларның батырлыгы турында бик күп мәгълүмат алдык.