" Аларның тормышы безгә үрнәк
Сармашбаш авылы китапханәсендә инвалидлар декадасы уңаеннан" Аларның тормышы безгә үрнәк "дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Күргәзмәгә күзәтү үткәрдек. Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, К. Шәфыйкова китаплары куелды.
Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр. Күзәтүне тыңлаучылар моңа тагын бер кат ышанып киттеләр.