Халыкара волонтерлар көне
5 декабрь - Халыкара волонтерлар көне.
«Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. Безнең авылыбыз волонтерлары да "Без бергә" акциясенә кушылып, январь аенда бер ел була, бер көн дә туктамыйча маскировка сеткалар үрәләр. Аларның бу хезмәтләре зур тырышлык сорый. Шулай да апаларыбыз бирешми, тизрәк сугыш бетеп балаларыбыз гына исән-имин кайтсыннар иде инде дигән теләктә алар.Волонтерлар хәрәкәтендә катнашкан авылдашларыбызга да, чит кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп ярдәм кулы сузганнарга да олы рәхмәт әйтәсе килә.