Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Халыкара инвалидлар көне

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.
"Ачның хәлен тук белми" дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
Бүген без шул максаттан Ахметзянов Риф һәм Гараев Ришатлар гаиләсендә булдык. Айдар Хусаинов абыйларына матур итеп шигырьләр укыды, газета- журналлар белән таныштырдык, күңелле итеп әңгәмә корып утырдык. Бу гаилә безне ел саен көтеп ала. Бик рәхәт булды дип рәхмәтләр әйтеп алар безне озатып калдылар.