Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Уку кешеләр йөзенә нур. Күңеленә шатлык китерә"

Бүген китапханәдә "Уку кешеләр йөзенә нур. Күңеленә шатлык китерә" дип аталган әдәби сәгать үтте. Сөембикә журналларына күзәтү ясадык.
Журналның беренче номеры 1913 елда дөнья күрә. Тарихы мәхәббәттән башланган журнал ничәмә еллар дәвамында хатын-кызлар күңелен яулый.
Журнал үзенең беренче саннарыннан ук, исеменнән күренеп торганча,  хатын-кызлар язмышын, гаилә, тәрбия проблемасын яктырта һәм ул хәзер дә шулай. Басма, әлбәттә, зур үзгәрешләр кичерә, камилләшә. Ләкин асылы барыбер дә шулай булып кала.