Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Юмор - шагыйрьнең табигатендә"

20 ноябрьдә танылган татар язучысы Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тула. Үз иҗатын ул лирик шигырьләрдән башлый, юмор-сатира жанрында эшли. Ләкин иң зур популярлык аңа балалар өчен әсәрләр алып килә. Шагыйрь тарафыннан басылган илле китапның утызга якыны балаларга адресланган. Шәүкәт Галиев күп кенә әдәби бүләкләр һәм исемнәр иясе. Китап укучыларыбызны аның иҗаты белән таныштыру өчен китапханәдә әдәбиятка күзәтү ясадык һәм күңелле шигырьләрне кычкырып укыдык.