Бөтендөнья китап сөючеләр көне
Бөтендөнья китап сөючеләр көне — 9 августта барлык әдәбият һәм китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә торган рәсми булмаган бәйрәм.
Уку – ул ләззәт бирүче һәм күңелне күтәрүче яраткан шөгыль генә түгел Аның әле күп кенә өстенлекләре дә бар: аң-белемне киңәйтә, стрессны киметә, укучыларга яңа мәгълүмат бирә һәм киләчәккә яңа юллар ачарга мөмкинлек бирә. Китап белән һәр очрашу – ул тылсымлы белем һәм кичерешләр дөньясына сәяхәт.