Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

“Балачак бәйрәме“

1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне.
Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне билгеләп үткәрелә. Сармашбаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә авыл һәм кунакка кайтучы балалар өчен “Балачак бәйрәме“ исемле уеннар  оештырды. Балалар төрле уеннарда бик актив катнаштылар. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.