" Туган якның бер кошы"
Сармашбаш мәдәният йортында Лениногорск шәһәренең Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашында якташыбыз Разим Валиуллинны искә алу кичәсе узды. Берләшмә әгъзалары Р. Валиуллинның туган йортында, зиратында, музеенда булганнан соң кичә мәдәният йортында дәвам итте .
Әлеге милли чарада Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шагыйрә, үзешчән композитор Гөләндәм Кәбирова, әле яңа гына тәүге җыентыгы дөнья күргән Әлфия Сөләйманова һәм башка иҗат әһелләре чыгыш ясады.