Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Китап — китапханәнең нигезе.

27 май бөтенроссия китапханә көне.
Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап — китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар — без.
Китапханәче хезмәте тыйнак, әмма бик тә күркәм. Ул сездән тирән белемле булуны да, аралаша белү осталыгын да, сабырлык та таләп итә. Бәйрәм белән!