Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

«Гариф Галиев иҗаты»

Гариф Закир улы Галиев 1903 елның 10 маенда элекке Самара губернасының, Бөгелмә өязе Чәкән волосте (хәзер Татарстан АССРның Азнакай районы) Урманай авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә туган. Әтисе 1910 елның җәендә кинәт үлеп киткәч, җиде яшьлек Гарифны Урманайдан унике чакрым ераклыктагы Бәйрәкә авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул анда 1918 елга кадәр укый, мәдрәсә җәдит ысулындагы уку йорты булганлыктан, Гариф дөньяви фәннәрдән дә беркадәр белем ала. Моның өстенә, ул үзлегеннән өйрәнә, матур әдәбиятны бик яратып укый.

Г.Галиевнең әдәбияттагы төп темасы — авыл, анда булган тарихи вакыйгалар, үзгәрешләр, аның үткәне һәм бүгенгесе. Үзенең күп санлы хикәя һәм очеркларында ул авыл хезмәт иясе кешесенең тарихи шартлар эчендә яңа әхлак сыйфатлары белән байый баруын, рухи үсешен күрсәтергә омтыла. Аның әсәрләре тормыш материалына бай һәм идея-эчтәлек ягыннан актуаль булуы белән аерылып тора.