Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Сугыш яралары

Тыл ветераны Йөзлебикә апа һәм мобилизациядән ялга кайткан Шайдуллин Илсур белән очрашу.
Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт.Әгәр уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юк бит. 
Авыр сугыш еллары ир-егетләрне генә  үзенә тартып алмаган. Тылда калган хатын-кызларга, яшүсмерләргә, карт-корыга да авыр, бик авыр булган. Аларның ирләре фронтта ил азатлыгы өчен кан түксәләр, үзләре исә тыл фронтында ат кебек җигелеп эшләгәннәр.
Мингазова Йөзлебикә апа 1931 елда Сарман районы Сәях авылында туган. Сугыш башланганда Йөзлебикә апа яшүсмер кыз гына була. Шулай булса да, тыл хезмәте аның бала иңнәренә дә төшә. Апалары белән сарык фермасында эшли, көтү көтә. Урак уру, көлтә ташу, ашлык сугу, урман кисү эшләрендә дә эшли. Сугыштан соң да бу тырыш кыз 27 ел сыер сава.Йөзлебикә апа хәзерге көндә кызы Розалия белән яши. Безне һәрвакыт якты йөз белән каршы ала. Үзенең авыр тормышы турында бик еш искә ала. Хәзерге рәхәт тормышның кадерен белегез ди. Илебездә барган сугыш тизрәк туктасын иде дип тели.