"Читаем детям о Великой Отечественной Войне - 2023"
Сармашбаш авыл китапханәсе"Читаем детям о Великой Отечественной Войне - 2023" акциясенә кушылды. Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" XlV Халыкара акциясе кысаларында балаларга сугыш турында китаплар укыдык. Н. Гашиковның "Күңелдән китми батырлар..." китабын балалар бик кызыксынып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ватан өчен тормышларын аямыйча көрәшкән каһарман батырлар батырлыгы буыннан буынга күчеп мәңге яшәр!