Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

1Май бәйрәме

Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйм. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен.
Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегездә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.