“Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит , ярат китапны”
Халыкара балалар китабы көне. “Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит , ярат китапны”. Мәктәп укучылары белән китаплар хакында әңгәмә алып бардык: китапны кем уйлап тапкан?
Беренче язуларны нәрсәгә язганнар?
Китап турында табышмакларга җавап таптык, мәкальләр әйтештек.
Укучылар балалар өчен язылган китаплардан торган күргәзмә белән таныштылар. “Китап-бакча, андагы язучылар - шул бакчаның гөлләре!”