“Ак кыялар турында хыял”
Китапханәдә китап укучылар белән Ринат Мөхәммәдиевның " Ак кыялар турында хыял" китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрдек. Хыял белән чынбарлык бәрелеше темасы татар әдәбиятында элек тә, хәзер дә кулланыла. Бу бәрелешне без бик күп әсәрләрдә - романнарда, повестьларда очрата алабыз. “Ак кыялар турында хыял” повесте моңа мисал булып тора.
Аның авторы - Ринат Мөхәммәдиев - әдәбиятка яшьләй килә. Ләкин, шуңа да карамастан, бик күп өлкән язучыларны артта калдырып, ул үз эченә бик күп актуаль пролемаларны керткән бу повестьны яза. Монда язучы алкоголизм, тәмәке тарту, гаилә проблемаларын – барысын да яктырта. Повесть шунысы белән кызык: монда төп герой кеше түгел, ә кәҗә. Кәҗә образы аша Р.Мөхәммәдиев җәмгыятьнең начар гадәтләр аркасында бозылуын, азакта нинди нәтиҗәгә китерүен күрсәтә.