Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

«Рабит Батуллага 85 яшь»

Роберт Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин ) 1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында укытучы гаиләсендә туа . 1955 елда Биш Авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң , бер ел шул районның Кадер авылындагы җидееллык мәктәптә балалар укыта . 1956—1961 еллар да Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый , аны тәмамлагач , Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелеп , ике ел актер хезмәтендә була , бер ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә . 1963—1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли . 1965 елның кезендә Татарстан Культура министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы бер еллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә , аны тәмамлап кайткач , Р. Батулла ун елга якын башта Казан Курчак театрында , соңыннан Казан культура институтында режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер була . 1977—1979 елларда ул янә Мәскәүдә : М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый . Курсларны тәмамлап кайткач , театр училищесында укыта . Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмалары , инсценировкалары , бер пәрдәле пьесалары , сценарийлары көндәлек матбугатта , телевидение экранында һәм Курчак театры сәхнәләрендә алтмышынчы еллардан күренә башлый . 1966 елда беренче китабы — « Исемем минем Дүрткүз » дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга . Хәзерге вакытта ул — дистәдән артык китап авторы.