« Яңа китап – серле хәзинә»
Синең алдыңда китап.Ул әле өр-яңа, бик матур, шундый серле. Аның битләрен ачкач, ниндидер серле дөньяга эләгерсең төсле.Сакланып кына битен ачасың һәм сихри тирәнлеккә кереп китәсең. Китап синең дустыңа, сердәшчеңә әйләнә. Китап безне белем иленә, бәхет дөньясына алып керүче. “Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә”, - ди халык.Чынлап та , китап – кешенең дусты, киңәшчесе.