“Китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда”
Китапханәдә укучылар белән “Китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда”дип исемләнгән китапханә дәресе уздырдык. Китап - кешенең дусты, киңәшчесе.Укучыларны яңа китаплар белән таныштырдым. Укучылар үзләре дә яраткан китапларының кыскача эчтәлеген сөйләделәр. Китапларның кеше тормышындагы әһәмияте турында аңлаттым,укучы балаларны китапханәгә чакырдым. Китап укып елый алганнарның, күңелендә булмый караклык -дигән сүзләрне кабат исләренә төшердем.
Китап безне белем иленә, бәхет дөньясына алып керүче. “Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә”, - ди халык.Чынлап та , китап – кешенең дусты, киңәшчесе.