«Сәламәт булу серләре».
Китапханәдә "Сәламәт булу серләре" дигән күргәзмә ясалды. Китапханәче сәламәтлекне саклау серләре турында аңлатма бирде. Сәламәтлек - зур байлык ул. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл диләр. Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, спорт белән шөгыльләнергә, стрессларга бирешмәскә кирәк.Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга кирәк. Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерүе турында әйтелде.