"Наркотикларсыз тормыш"
Сармашбаш авыл китапханәсе наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән "Наркотикларсыз тормыш" дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәче катнашучыларга наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы, еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең җәмгыятькә нинди социаль зарар китерүе, провокациягә бирешмәү һәм «юк»дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләр булуы турында сөйләде.