Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Әфганстан ярасы.

15 февраль - совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылган көн.
Әфганстан ярасы.
Сугыш...Әфганстан сугышы... Бу сүзне ишеткәч, һәр кешенең йөрәге әрнидер, мөгаен. Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарганга инде күпме вакытлар узды. Ләкин бу сугыш күп кенә кешеләрнең хәтерендә саклана. Бу сугыш әле һаман да халык күңелендә ачылмаган бер сер булып кала бирә.
Кахәрләнгән нокта... Канлы Әфганстан... Аның җирләрендә әле яңа гына 18, 20 яшен тутырып, бу дөньяда яшәргә, тормышның матурлыгын, рәхәтен татырга да өлгермәгән, “Көт, әнием, кайтырмын” дип хатлар язган яшь солдатларыбызның гомере өзелде, күпмесе мәңгелеккә гарип калды. Исән кайтканнары  исә мәңге төзәлмәслек күңел җәрәхәте алды.
Әйе, ир балага туган иле алдында үзенең бурычын үтәү вазифасы йөкләнгән. Ләкин солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Ул бары тик Ватан алдында үзенең бурычын үти.
 Әфган сугышында катнашучылар ил каршында биргән антларына тугры калдылар.
 Ләкин вакытлар үтеп, вакыйгалар хәтердән җуелса да, без бу гаделсез сугыш корбаннары, әфганчы сугышчыларыбызны онытырга тиеш түгелбез !
Авылдашыбыз Миннуллин Риф белән очрашып, батырлык сәгате уздырдык.