Китапханәдә кунакта
Бүген балалар китапханәдә кунакта булды.Китапханәче балалар өчен "Китапханәдә кунакта" дип исемләнгән экскурсия - танышу үткәрде. Балалар китап дөньясына сәяхәт итте, "китап йорты" ның иң зур серләрен белде: китапханәдә кем эшли, нинди китаплар бар, нәрсә ул "абонемент","формуляр","китап күргәзмәсе", китапханә һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре белән танышты, балалар китаплар һәм журналлар карады.