Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк.

Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк.

Начар гадәтләр көннән-көн күбәя бара. Элегрәк аракы эчү, тәмәке тарту начар гадәт булып саналса, бүген инде алар янына яңалары өстәлде: наркотиклар куллану, токсикомания, компьютерга, телефонга, комарлы уеннарга бәйлелек һәм башкалар.

Кеше бу гадәтләргә акрынлап күнегә һәм инде алардан арына алмый. Алардан баш тартуы авыр. Кеше үзе генә бу сазлыктан чыга алмый, шуңа күрә аңа табибларга, психологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Организм үзе үк сәламәтлек өчен зыянлы матдәләрне таләп итә башлый. Тәмәкенең 25 төрле авыру китереп чыгаруы фәнни рәвештә исбатланган. Тәмәке тартучыларның хәтере, физик сәламәтлеге начар, психикасы тотрыклы түгел. Алар әкрен уйлый, начар ишетә.

Бу начар гадәт зыянсыз тоелса да ахыры бик начар бетә.